Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 10-нчы октябрь көнне Казанның Совет районындагы Җиңү проспекты 156-нчы номерлы йорт адресы буенча урнашкан торакта су бетеп торачак. Бу – су үткәрү челтәрләрендәге эшләргә бәйле.
Су 10-нчы октябрьнең 10.00 сәгатеннән 11-нче октябрьнең 9.00 сәгатенә кадәр булмаячак.
Су тутырылган автоцистерналар килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе вакытылыча булдырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм алдан су запасы җыеп куярга чакыра.