Бу ике суүткәргечне тоташтыру эшләренә бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). 10-нчы ноябрь көнне Казанның Совет районында урнашкан кайбер йортларда тәүлек буе диярлек су булмаячак. Бу ике суүткәргеч тоташтыру эшләренә бәйле.
10-нчы ноябрь көнне 9:00 сәгатьтән 11-нче ноябрь 6:00 сәгатькә кадәр, Тополевая урамы, 4, 4, 1-нче корама; 6 адресы буенча, 17-29-нчы номерлы йортларның так номерларында су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар түбәндәге телефон аша кабул ителә: +7(843)231-62-60.