В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 26-нчы февральдә Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча электр утын өзеп торачаклар.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге урамнары буенча урнашкан йортларда ут булмаячак: 1 нче Алабуга, 2 нче Алабуга, Авангард, Бодрая, Горийская, Дудинка, Запорожье, Төмән, Төмән тыкрыгы, Адмирал Ушаков.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Совет районының түбәндәге урамнары буенча урнашкан йортлар утсыз калачак: 4 нче Нокса тыкрыгы, 4 нче Полевая, 5 нче Нокса тыкрыгы, 7 нче Полевая, Вишневая, Грачиная, Дуслар, Заречная, Луговая, Нардуган, Профсоюз, Радужная, Туманная, Тузганак, Үзәк, Чирмешән, Яфраклы.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.