В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу А.Бичурин урамында төзелә торган йортны суүткәргечкә тоташтыру белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). 22-нче апрель көнне Казанның Яңа Савин районы кайбер йортларында бер тәүлеккә диярлек су белән тәэмин итүне сүндерәчәкләр. Бу А.Бичурин урамындагы 13-нче йортны суүткәргечкә тоташтыру белән бәйле.
22-нче апрель 9.00 сәгатьтән 23-нче апрель 6.00 сәгатькә кадәр Четаев урамы, 32, 34, 34а, 36, 38, 40, 44а, 46, 46а, 48, Чистай урамы, 27, 27а, 29, 31, 35, 37, 39, 43, 43/1, 43/2, 43б, 45 адреслары буенча су булмаячак.
Җирле халык гаризалары буенча су белән автоцистерналар алып килү оештырылачак, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе. Диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)231-62-60.