Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 28-нче гыйнварда Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының кайбер йортларында тәүлеккә суны сүндерәләр. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
28-нче гыйнвар 9.00 сәгатьтән 29-нчы гыйнвар 9.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Горсовет урамы, 2, 2а, 10, 25, 25а, 29, 34, 36/4, Дежнев урамы, 1 (67-нче номерлы мәктәп).
Шул ук вакытта Мәскәү районында да түбәндәге адреслар су булмаячак: Декабристлар урамы, 1/121, 5, 89в, 93, 97, 99, 101, 103, 105, 107, 109, 111, 113, 119, 121, 121, 123, 125, 125а (1-нче номерлы балалар хастаханәсе), 125а корп.1, Лена урамы, шулай ук 2 нче Юго-Западная урамындагы йортларда (26, 26а, 39-нчы номерлы йортлардан тыш).
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.