В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). 11-нче мартта Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итүне туктатачаклар. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
11-нче мартның 9.00 сәгатеннән 12-нче мартның 9.00 сәгатенә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Галимҗан Баруди ур., 16, 16 корп.2, 18, 18а, 20, 20а, 24/22, Батыршин ур., 18/20, 20, 20а, 28, 28а, 28б, 28в, 28а/1, 28/1, 30, 32, 38 кор.1, 38а, 40 корп.1, Петров ур., 22, Серов ур., 22/24.
Шул ук вакытта Мәскәү районы йортлары да сусыз калачак: Галимҗан Баруди ур., 11, 13, 15 (372-нче балалар бакчасы), 15а, 17 (387-нче балалар бакчасы), 19, 21, 23, 25, 25а, 25б, 25в, Батыршин ур., 13, 15 (9-нчы гимназия), 17, 19, 21, 21а (387-нче балалар бакчасы), 23, 23а, 25, 25а, 25/1, 25/2, 27, 29, 29/1, 31 (хостел), 31а, 33, 35, 37, 39, Коләхмәтов ур., 18, 18а, 20, 20а (97-нче балалар бакчасы), 20/1, 22, 22а, Серов ур., 2, 2а (395-нче балалар бакчасы), 2г, 4, 6 корп.1 һәм 2, 6, 6а, 6б, 6 корп.3, 8, 8а, 10, 12, 12а (87-нче мәктәп), 14.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Су белән тутырылган автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефон номеры буенча килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.