Аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, сугыш ветераннарына һәм инвалидларына һәм башка категориядәге кешеләргә социаль ярдәм күрсәтеләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь). Киләсе елда Казанда яшәүчеләрнең аерым категориясенә социаль ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкләр. Иминлек максатларында шәһәр халкының фатирларында төтен янгын хәбәрчеләре урнаштырылачак. Тиешле карар ТР башкаласы муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Социаль ярдәм чараларыннан Казан территориясендә даими яшәүче гражданнар файдалана алачак. Алар арасында аз керемле күп балалы гаиләләр, социаль хезмәт күрсәтүдә инвалид балалары һәм социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балалары булган гаиләләр, социаль яктан имин булмаган, әмма андый дип танылмаган гаиләләр бар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары да ярдәмгә өмет итә ала. Янгын хәбәрчеләре 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарда да урнаштырылачак.
Социаль ярдәм чараларын алу өчен 2024 елның 15 нче мартына кадәр район администрациясенә гариза бирергә кирәк. Түбәндәге документларны беркетү сорала: ирекле формада гариза, паспорт күчермәсе, социаль ярдәм чараларын алу хокукын раслаучы һәм яшәгән торак бинага хокукны раслаучы документлар күчермәсе.
Янгын хәбәрчеләрен шәһәр халкының фатирларында 2024 елның августына кадәр урнаштыру планлаштырыла.