Ут сүндерүләр планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). 25 апрельдә Казанның Авиатөзелеш, Вахитов, Идел буе һәм Совет районының кайбер йортларында ут сүндереләчәк. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының кайбер йортларында ут булмаячак: Астрахань ур., 60-66, Беломорск ур., 25-35, Верещагин ур., 2-14, 3-13, Донецк ур., 3,21а, Караганда ур., 10, 16.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының түбәдәге адреслары буенча ут сүнеп торачак: 1-нче Армавир ур., 2-нче Армавир ур., 1-10а, 10б , 3-нче Армавир ур., 1-20; Айдаров ур., 20-45; Баулы ур., 1-11, 2-10; Гомель ур., 2-34; Донецк ур., 39-69, 26-42; Ишим ур., 1-35; Караганда ур., 1-10, 55-107, 58-90; Мариуполь ур., 17-38, 45-73, 48-72.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының Чернышевский ур., 17/38 адресы буенча ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге адреслары буенча электр утын сүндерү планлаштырыла: Авангард ур., 143, 145; Бертүган Касыймовлар ур., 38, 40; Р.Зорге ур., 33, 35, 37; Кол Гали ур., 5, 7, 7а, 20; Промысловая ур., 5, Ю.Фучик ур., 101, 103; шулай ук, Борисково һәм Аргы Борисково урамнары буенча шәхси секторда.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районы Отар бистәсе шәхси секторындагы кайбер урамнарда ут булмаячак: Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе һәм Центральная.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Константиновка поселогында Мир ур., 15-27, 16-26 адресы һәм Строитель, Татарстан һәм Тукай урамнары буенча яшәүчеләр утсыз калачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Яңа Сосновка поселогының түбәндәге адреслары буенча ут булмаячак: Вишневая ур., 1-20, 123-129; Лесная ур., 8а, 9а, 10а, 11а, 12а, 13а, 14а, 16а, 17а, 17б; Сливовая ур., 1-17, 2-28; Спорт ур., 1-29, 2-24.
9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Совет районы Царицыно поселогоның Олонец урамы буенча ут бетеп торачак.
Агымдагы атнада ут сүндерүнең тулы графигы KZN.RU. порталының махсус бүлекчәсендә бастырылачак.