(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). 11-13-нче сентябрьдә Казан телеманарасы Татарстан Дәүләт флагы төсләренә буялачак.
Исегезгә төшерәбез, 11-13-нче сентябрьдә Татарстанда республика Президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлаулар узачак. ТР башкаласында сайлау участоклары өч көн дәвамында эшләячәк, ә 11-нче һәм 12-нче сентябрьдә шәһәр халкы йорт яны территорияләрендә тавыш бирә алачак.