В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакытлыча Профсоюз урамы җәяүлегә әйләнәчәк, ә автокинотеатр эшләгән көнне Чаша янындагы парковкага керү чикләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Казанда сайлаулар узган көннәрдә, 17-19-нчы сентябрьдә, юлларның берничә участогында хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
17-нче сентябрь 0:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр «Казан» гаилә үзәге парковкасына керү чикләнә. Җомга көнне кич белән биредә автокинотеатр эшләячәк, сеанслар 19:00 сәгатькә һәм 21:00 сәгатькә планлаштырылган. Фильмнарны «Мин тавыш бирдем!» беләзеге булган кешеләр карый алачак.
17-нче сентябрь 20:00 сәгатьтән 19-нчы сентябрь 7:00 сәгатькә кадәр Профсоюз урамы автомобильләр хәрәкәте өчен ябылачак, Астрономия урамыннан Чернышевский урамына кадәр участокта. Исегезгә төшерәбез, 18-нче сентябрьдә Профсоюз урамында мультиформат яшьләр фестивале узачак, анда шәһәр халкы спектакль-кичә күрәчәк, борынгы биналар тарихын беләчәк, граффити шәһәрен бизәячәк, урам баттлында биюләрен күрсәтәчәк һәм башка активлыкларда катнашачак.
Моннан тыш, 19-нчы сентябрь 0:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендәге әйләнеп узу юлы ябылачак. Бердәм тавыш бирү көнендә стадион янында зур бәйрәм узачак. Бу зонага махсус беләзек ияләре генә үтә ала. 14:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр яшьләр өчен тематик мәйданчыклар, спорт зоналары, «Яшәү яме» һәм «Әдәби ишегалды» проектлары мәйданчыклары эше планлаштырылган. Программаның кульминациясе концерт булачак, анда Татарстан һәм Россия йолдызлары чыгыш ясаячак. Сәхнәгә Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Uma2rman, Филатов һәм Karas, Мот һәм Олег Газманов чыгачак. Чара азагында бәйрәм салюты булачак.
Исегезгә төшерәбез, 17-19-нчы сентябрьдә казанлыларга сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын, 15-нче номерлы Азино бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын һәм 4-нче номерлы Академия һәм 20-нче номерлы Липатов сайлау округлары буенча Казан шәһәр Думасы депутатларын сайларга туры киләчәк.