Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2024, 16:35

БРИКС саммиты узган көннәрдә Казанда 57 пар никахларын теркәячәкләр

Хәрәкәттә чикләүләр кертелү сәбәпле, яшь парларга тантанага алдан ук барырга киңәш итәләр

Татарстан башкаласында узган БРИКС саммиты көннәрендә, 22—24 октябрьдә, никахлар ГХАТ идарәсенең барлык бүлекләрендә дә элек бирелгән гаризалар нигезендә теркәләчәк.

Бу көннәрдә 57 пар мөнәсәбәтләрен законлаштырырга ниятли. Никахлашу тантаналары «Казан» Гаилә үзәгендә, Меридианная, Рихард Зорге, Болотников урамнары бүлекләрендә узачак.

Хәрәкәттә чикләүләр кертелү сәбәпле, яшь парларга, аларның туганнарына һәм кунакларга тантанага алдан чыгарга киңәш итәләр.

Аерылышуны теркәү ир белән хатынның үзара ризалыгы буенча элек бирелгән гаризалар нигезендә алдан язылу буенча 22 һәм 23 октябрьдә алып барылачак. Хезмәтне Казанның ГХАТ идарәсендә күрсәтәчәкләр (Меридианная урамындагы 4 нче йорт).

Бала тууны бала тудыру йортларында, РКХ-да һәм М.Н.Садыйкова исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе каршындагы перинаталь үзәгендә, теркәргә була.

Медицина университеты клиникасы (Толстой ур., 4), КФУ медицина санитария часте (Большая Красная ур., 51) балалар туу йортларында 21 һәм 25 октябрьдә туган балаларны теркәячәкләр.

Үлемне дәүләт теркәвенә алу Арча зираты территориясендә, Николай Ершов урамындагы 25 нче йорт адресы буенча, алып барылачак.

Башка хезмәтләр буенча (архив документларын бирү, исем алыштыру, ата булуны билгеләү, үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү, чит ил территориясеннән документлар алу, никахлашуны һәм никахны өзүне дәүләт теркәвенә алуга гаризалар бирү) гражданнарны шәхсән кабул итү алып барылмаячак.

Гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә кабул итәләр.

«Казан» Гаилә үзәгендә никахны теркәү турында сорауларны +7(843)590-11-53 телефоны буенча бирергә мөмкин. Үлемне теркәү темасына мөрәҗәгатьләр +7(843)264-67-04 телефоны буенча кабул ителә.
Барлык яңалыклар