Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2024, 11:09

БРИКС уеннарын һәм саммитны уздыру көннәрендә Казанда куркыныч йөк ташучы транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Халыкара ярышлар шәһәрдә 12-23 нче июньдә узачак

Фото: Денис Гордийко

2024 елда Казанда эре халыкара сәяси һәм спорт чараларын уздыру чорында куркынычлылык дәрәҗәсе югары булган матдәләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәтенә һәм тукталышына чикләүләр кертелә. Тиешле карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Чикләүләр түбәндәге көннәрдә гамәлдә булачак:

«БРИКС илләре уеннары» халыкара мультиспорт турнирына әзерләнү һәм аны үткәрү көннәрендә – 10 нчы июньнән 26 нчы июньгә кадәр;

Kazan Digital Week халыкара форумын уздыру көннәрендә – 9-11 нче сентябрьдә;

БРИКС илләренең XVI саммитын уздыру көннәрендә – 22-24 нче октябрьдә;

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумын уздыру көннәрендә – 13-15 нче ноябрьдә.

Якындагы иң эре халыкара чара – БРИКС уеннары – Казанда 12-23 нче июньдә узачак. Ачылу тантанасы Универсиада авылында театр тамашасы форматында үтәчәк. Ярышларга 74 илдән, шул исәптән БРИКСта катнашучы 10 дәүләттән, 4,7 меңнән артык кеше киләчәк. Турнирны уздыру өчен шәһәрнең 17 спорт объекты җәлеп ителә.

Уеннарда 389 комплект медаль уйнату планлаштырыла. Алар өчен 3,6 меңнән артык чит ил спортчысы һәм ил җыелма командасы составында 1,1 меңгә якын россияле көч сынашачак.

Барлык яңалыклар