В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр 9 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак
Татарстан башкаласында Kazan Digital Week халыкара форумын уздыру көннәрендә югары дәрәҗәдәге куркыныч астында булган матдәләр ташучы транспорт чаралары хәрәкәтен һәм стоянкасын чикләячәкләр. Тыю 9 – 11 сентябрьдә гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, форумда 10 тематик юнәлеш буенча чаралар планлаштырыла. Алар арасында – интеллектуаль транспорт системалары, яңа заман киберкуркынычсызлыгы, мәдәнияттә, дәүләт идарәсендә, мәгарифтә, медицинада һәм башкаларда цифрлы технологияләр. Халыкара вакыйгада цифрлы технологияләр, программа белән тәэмин итү һәм югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар катнашачак. Теркәлү сайтта уза.
Шулай ук куркыныч йөкләрне ташуны БРИКС илләренең XVI Саммиты (22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр) һәм «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы көннәрендә (13 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр) тыячаклар. Тиешле карар ТР башкаласының МБ хокук актлары һәм документлар җыентыгында бастырылган.