В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сибгат Хәким, Бондаренко, Кави Нәҗми һәм башка урамнарның участоклары ябылачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). Казанда берничә урам буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Казанда вакытлыча берничә урам буенча хәрәкәтне чикләячәкләр. Бу мәдәни чараларны оештыру һәм үткәрү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
7 нче, 8 нче һәм 9 нчы сентябрь көннәрендә 12:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр «СоТворение» музыкаль фестивале үткәрелү сәбәпле хәрәкәт түбәндәге участокларда чикләнәчәк:
Сибгат Хәким урамы буенча ике якка да (Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр);
Бондаренко урамы буенча ике якка да (Сибгат Хәким урамындагы 3 нче йорттан Сибгат Хәким урамына тоташканчыга кадәр).
Шулай ук «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына да керү мөмкинлеге ябылачак.
«НУР» халыкара медиа сәнгать фестивале кысаларында Казан Кремленең Спас манарасында маппинг-шоу уздыруга бәйле рәвештә хәрәкәт 8 нче, 9 нчы һәм 10 нчы сентябрьдә 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы буенча ике якка да (Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр) чикләнәчәк.
«Профсоюзная» мультиформат фестивале вакытында 15 нче сентябрьнең 20:00 сәгатеннән 17 нче сентябрьнең 7:00 сәгатенә кадәр юлны түбәндәге участокларда ябачаклар:
Профсоюз урамы буенча (Чернышевский урамыннан Астрономия урамына кадәр);
Кави Нәҗми урамы буенча ике якка да (Профсоюз урамыннан Рәхмәтуллин урамына кадәр);
Муса Җәлил урамы буенча ике якка да (Профсоюз урамыннан Кремль урамына кадәр).