В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Татарстан башкаласында 14 нче һәм 15 нче майда узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). 14 нче һәм 15 нче майда Казанда традицион Казан марафонын үткәрү планлаштырыла. Спорт чарасын әзерләү һәм уздыру вакытында Татарстан башкаласында автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле күрсәтмә Казан муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылды.
Транспорт хәрәкәте өчен юлларның түбәндәге участоклары ябылачак:
10 нчы майның 10:00 сәгатеннән 15 нче майның 22:00 сәгатенә кадәр – Үзәк стадионның парковкасы (Ташаяк урамы һәм Кремль яр буе ягыннан);
13 нче майның 15:00 сәгатеннән 15 нче майның 22:00 сәгатенә кадәр –Ташаяк урамы (Сул як Болак урамыннан алып Сәетгалиев урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
14 нче май көнне 14:00 дән 16:45 кә кадәр – Мәскәү урамы (Яхин урамыннан Ташаяк урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
14 нче май көнне 14:00 дән 16:45 кә кадәр – Сул як Болак урамы (Ташаяк урамыннан Т.Гыйззәт урамына кадәр);
14 нче май көнне 14:00 дән 16:45 кә кадәр – Уң як Болак урамы (М.Җәлил урамыннан Ташаяк урамына кадәр);
14 нче май көнне 14:00 дән 16:45 кә кадәр – Кремль яр буе (Сәетгалиев урамыннан алып Батурин урамына кадәр, хәрәкәтнең бер юнәлешендә);
14 нче май көнне 14:00 дән 16:45 кә кадәр –Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр, хәрәкәтнең бер юнәлешендә);
14 нче май көнне 14:00 дән 16:45 кә кадәр – Чернышевский урамы (Профсоюз урамыннан Сул як Болак урамына кадәр);
14 нче май көнне 14:00 дән 16:45 кә кадәр – Меңьеллык мәйданы (Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
14 нче майның 23:00 сәгатеннән 15 нче майның 22:00 сәгатенә кадәр – Мәскәү урамы (Яхин урамыннан Ташаяк урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:00 дән 14:15 кә кадәр – Кремль яр буе (Сәетгалиев урамыннан алып Батурин урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:00 дән 14:15 кә кадәр – Батурин урамы (Большая Красная урамыннан Кремль яр буена кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:00 дән 14:15 кә кадәр –Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Уң як Болак урамына кадәр, хәрәкәтнең бер юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:00 дән 14:15 кә кадәр – Меңьеллык мәйданы (Кремль дамбасыннан Ташаяк урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:00 дән 14:15 кә кадәр – Кремль дамбасы (Декабристлар урамыннан алып Меңьеллык мәйданына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:00 дән 12:30 га кадәр – Декабристлар урамы (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:00 дән 14:15 кә кадәр – Уң як Болак урамы (Пушкин урамыннан Ташаяк урамына кадәр);
15 нче май көнне 6:00 дән 14:15 кә кадәр – Сул як Болак урамы (Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр);
15 нче май көнне 6:30 дан 14:15 кә кадәр – Татарстан урамы (Мәскәү урамыннан алып Сул як Болак урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:30 дан 14:15 кә кадәр – Пушкин урамы (Островский урамыннан алып Уң як Болак урамы урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:30 дан 11:00 гә кадәр – М.Сәлимҗанов урамы (Пушкин урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:30 дан 11:00 гә кадәр – А.Айдинов урамы (М.Сәлимҗанов урамыннан Щербаков тыкрыгына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:30 дан 11:00 гә кадәр – Петербург урамы (А.Айдинов урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:30 дан 11:00 гә кадәр – Т.Миңнуллин урамы (Тихомирнов урамыннан Островский урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 6:30 дан 12:30 га кадәр – С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан урамына кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 7:30 дан 12:45 кә кадәр – С.Хәким урамы (Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамы киселешенә кадәр, хәрәкәтнең ике юнәлешендә А.Козин һәм Нигъмәтуллин урамнары ягыннан үтәли йөрү мөмкинлеге белән);
15 нче май көнне 7:30 дан 12:45 кә кадәр – Ф.Әмирхан урамындагы җирле юл (А.Козин урамыннан С.Хәким урамына кадәр);
15 нче май көнне 7:30 дан 12:45 кә кадәр – Ф.Әмирхан урамындагы җирле юл (С.Хәким урамыннан Миллениум күперенә кадәр);
15 нче май көнне 7:30 дан 12:45 кә кадәр – Чистай урамыннан «Ак Барс Арена» футбол стадионы территориясенә икенче керү юлына таба юл (ике уң як полоса);
15 нче май көнне 7:30 дан 12:45 кә кадәр – «Ак Барс Арена» футбол стадионы тирәсендә эчке юл (хәрәкәтнең ике юнәлешендә);
15 нче май көнне 7:30 дан 12:45 кә кадәр – Ямашев проспектындагы 122б номерлы йортка түбәнге күпердән Ямашев проспектына илтүче юл (хәрәкәтнең бер юнәлешендә);
15 нче май көнне 7:30 дан 12:45 кә кадәр – Ямашев проспектындагы түбәнге күпер буенча юл (Себер тракты буенча 39 нчы номерлы йорт янында);
15 нче май көнне 7:30 дан 12:45 кә кадәр – Чистай урамы (Чистай урамыннан алып «Ак Барс Арена» футбол стадионы тирәли боҗра хәрәкәтенә кадәр, өч уң хәрәкәт полосасы);
15 нче май көнне 8:15 тән 12:45 кә кадәр – Ф.Әмирхан урамы (Ф.Әмирхан урамындагы 3а номерлы йорттан алып Миллениум күперенә кадәр), Миллениум күперендә (С.Хәким урамыннан алып Вишневский урамына кадәр);
15 нче май көнне 8:30 дан 12:45 кә кадәр – Подлужная урамы (Миллениум күпереннән алып Подлужная урамы буенча 17 нче номерлы йортка кадәр, торак сектордан Толстой урамы ягына чыгу мөмкинлеге белән хәрәкәтнең ике юнәлешендә).
Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны Татарстан башкаласында инде сигезенче тапкыр уза һәм Татарстан башкаласында бөтен Россиядән меңләгән спортчыны җыячак. Профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр шәһәрнең төп истәлекле урыннары буйлап узачак маршрутлар буенча йөгерәчәк. Барлык теләүчеләргә 3 км, 10 км, 21,1 км яки 42,2 км дистанцияләрнең берсен узарга кирәк булачак.