Шәһәрнең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте көчәйтелгән режимда эшләде һәм 6 меңгә якын мөрәҗәгать кабул итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр 22 янгын булган – бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 51 процентка кимрәк. Гомумән алганда, бу чорда шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов.
Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте көчәйтелгән режимда эшләде. 31-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр ул 5 мең 880 мөрәҗәгать кабул иткән, барлык заявкалар да эшкәртелгән, дип сөйләде Ф.Тимурханов.
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы искә төшергәнчә, махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган вакытта Казанда пиротехник эшләнмәләрне аттыру өчен 4 махсус мәйданчык оештырылган, аларда коткаручылар, медицина хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр кизү торган. Рөхсәт ителмәгән урында пиротехник эшләнмәләрне кулланудан бер кеше зыян күргән, ул Мәскәү районының Коләхмәтов урамында петарда шартлаткан һәм кулның термик пешүен алган.
«Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда рөхсәтсез пиротехниканы кулланган өчен 31 беркетмә һәм пиротехник эшләнмәләрне законсыз саткан өчен 9 беркетмә төзелде», – дип өстәде Ф.Тимурханов. Раштуа төнендә шәхси состав белән янгын сүндерү техникасы җәлеп ителмәгән.
«Тулаем алганда, Казанда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре гадәттән тыш хәлләрсез узды, барлык куелган бурычлар үтәлде», – дип нәтиҗә ясады Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.