1, 2, 7-нче гыйнвар ял көннәре булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Россия Почтасы бүлекләренең эш режимы үзгәрәчәк. Бәйрәм графигы буенча почта элемтәсе бүлекләре 1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр эшләячәк.
31-нче декабрьдә барлык классларга караган почта бүлекләре билгеләнгән режим буенча, эш көнен бер сәгатькә кыскартып, эшләячәк.
1-нче һәм 2-нче гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы буенча барлык почта элемтәсе бүлекләре ял итәчәк.
3-нче гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре билгеләнгән җомга көн режимы буенча эшләячәк, ә муниципаль берәмлекләрнең административ үзәкләрендәге почта бүлекчәләрендә эш көне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Авыл җирлегендәге почта элемтәсе бүлекләре эшләмәячәк.
4-нче гыйнвар көнне 1, 2 һәм 3-нче класска караган почта элемтәсе бүлекләре билгеләнгән шимбә көн режимы буенча эшләячәк. Муниципаль берәмлекләрнең административ үзәкләрендәге почта элемтәсе бүлекләрендә эш көне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Авыл җирлегендәге почта элемтәсе бүлекләре билгеләнгән эш режим буенча эшләячәк.
5-нче гыйнварда 1, 2, 3-нче класска караган почта бүлекчәләре билгеләнгән якшәмбе көн режимы буенча эшләячәк. Авыл җирлегендәге почта элемтәсе бүлекләре эшләмәячәк.
6-нчы гыйнварда муниципаль берәмлекләрнең административ үзәкләрендә һәм авыл җирлекләрендә 1, 2, 3 класска караган почта элемтәсе бүлекләре билгеләнгән дүшәмбе көн эш режимы буенча эшлиләр.
7-нче гыйнвар - Татарстан Республикасы буенча барлык почта элемтәсе бүлекләре өчен ял көне.
8-нче гыйнварда 1, 2, 3 класска караган почта элемтәсе бүлекләре билгеләнгән чәршәмбе көн режимы буенча эшләячәк, муниципаль берәмлекләрнең административ үзәкләрендәге почта бүлекчәләрендә эш көне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Авыл җирлегендәге почта элемтәсе бүлекләре эшләмәячәк.
9-нчы гыйнвардан барлык почта элемтәсе бүлекләре билгеләнгән эш режимы буенча эшләвен дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
Кайбер авыл почта бүлекчәләре өчен пенсияләрне һәм пособиеләрне, почта аша җибәрелгән әйберләрне һәм вакытлы басмаларны өзлексез һәм вакытында китерү өчен башка төр эш режимы билгеләнергә мөмкин.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә пенсияләрне һәм пособиеләрне китерү РФ Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре белән килешү нигезендә, аларны конкрет төбәктә китерүне оештыру үзенчәлекләрен исәпкә алып башкарылачак.
Россия Почтасы мобиль кушымтасыннан файдаланучылар эш графигын оператив рәвештә аныклый яки картадан якындагы ачык почта бүлеген таба ала.