В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда тавыш бирү пунктларында өч көн эчендә 57 мең 239 сайлаучы прививка ясатты.
Фото: Марат Мугинов
Тавыш бирү пунктларында куркынычсызлык чаралары үтәлде, грипптан прививка барлык ясарга теләүчеләргә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Киләсе сезонда грипптан 754 мең 435 кешене (яки казанлыларның 60 процентын) вакцинацияләү планлаштырыла, шуларның – 202 мең 530-ы балалар һәм 551 мең 905-е өлкән кешеләр. Балаларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулары булган кешеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәк затларга, медицина хезмәткәрләренә, мәгариф, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә аерым игътибар биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда метро станцияләре янында прививка ясау буенча мобиль бригадалар эшли башлады. Гриппка каршы вакцинаны шәһәрлеләр көн саен 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, 21-нче сентябрьдән 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, 28-нче сентябрьдән 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр ясата ала.