Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2020, 10:46

Тавыш бирү көннәрендә Казанның сайлау участокларында 17 меңгә якын кеше гриппка каршы вакцина ясатты

Татарстанда тавыш бирү пунктларында өч көн эчендә 57 мең 239 сайлаучы прививка ясатты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Татарстан Республикасы Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү көннәрендә Казан сайлау участокларында 16 мең 973 кеше грипптан вакцинацияләнде. Татарстанда тавыш бирү пунктларында өч көн эчендә 57 мең 239 сайлаучы прививка ясатты.

Тавыш бирү пунктларында куркынычсызлык чаралары үтәлде, грипптан прививка барлык ясарга теләүчеләргә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Киләсе сезонда грипптан 754 мең 435 кешене (яки казанлыларның 60 процентын) вакцинацияләү планлаштырыла, шуларның – 202 мең 530-ы балалар һәм 551 мең 905-е өлкән кешеләр. Балаларга, йөкле хатыннарга, хроник авырулары булган кешеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәк затларга, медицина хезмәткәрләренә, мәгариф, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә аерым игътибар биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда метро станцияләре янында  прививка ясау буенча мобиль бригадалар эшли башлады. Гриппка каршы вакцинаны шәһәрлеләр көн саен 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, 21-нче сентябрьдән 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, 28-нче сентябрьдән 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр ясата ала.

Барлык яңалыклар