В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пенсионерлар өчен концерт, «Рус лотосы» уены, бушлай кино күрсәтү һәм караоке оештыралар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
2-нче октябрь көнне яңартылган мәдәният сараенда бәйрәм концерты узачак. Сәхнәдә Киров һәм Мәскәү районнарының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Программа 11.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм 6-нчы октябрьдә дәвам итәчәк. 10.00 сәгатьтә Тимерьюлчылар мәдәният йортында өлкәннәр өчен «Рус лотосы» уены, 11.00 сәгатьтә - бушлай кино күрсәтү, ә 12.00 сәгатьтә - караоке оештырылачак.
Чараларга керү өчен урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте. Теләүчеләргә администраторларга +7(904)679-30-92 телефоны буенча шалтыоатып, алдан язылырга кирәк.
1-нче октябрьдә Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы старт ала. Пенсионерлар спорт ярышларында, мастер-классларда катнаша, бушлай мунча, музейларда, экскурсияләрдә һәм концертларда була алачак. Шәһәрнең барлык районнарында өлкәннәргә социаль-көнкүреш, психологик һәм башка ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр узачак, шулай ук кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булган кайнар линияләр эшләячәк. Чаралар программасы белән сылтама буенча танышырга була.