В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәт коллективларына гаризалар буенча шәһәр поликлиникаларыннан табиблар килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда шәһәр халкын грипптан вакцинацияләү дәвам итә, прививка ясау кампаниясе поликлиникаларда гына түгел, хезмәт коллективларында да уза. Бүген Яңа Савин районының 87-нче номерлы балалар бакчасында 10-нчы номерлы шәһәр поликлиникасы табиблары грипптан мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләренең яртысына диярлек вакцина ясаганнар.
87-нче номерлы балалар бакчасында грипптан вакцина ясау - көзге чорда традицион процедура. Мәктәпкәчә учреждение мөдире Татьяна Тимохина сүзләренчә, күпчелек хезмәткәрләр прививкаларга бик теләп ризалаша. «Бөтен коллектив бу процедураның әһәмиятен аңлый, безгә беркемне дә үгетләргә туры килми. Барлыгы безнең педагогика коллективында 26 кеше бар, бүген шуларның 11-е прививка ясатачак. Кайберәүләрдә прививка ясатуга каршылыклар бар, алар прививкалар ясатмаячак», - дип сөйләде Т.Тимохина.
Хезмәт коллективларында вакцина ясауны медицина учреждениеләре хезмәткәрләре үткәрә, алар гаризалар буенча план-график төзиләр һәм урыннарга чыгалар. 10-нчы номерлы шәһәр поликлиникасының эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Марина Добровольская сөйләгәнчә, быел прививка ясарга теләүчеләр алдагы елларга караганда күбрәк. «Хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә гриппның һәм инфекциянең ничек «очрашачагын» берәү дә белми, шуңа күрә прививкаларга зур кызыксыну бар, - дип билгеләде медик. - Әгәр узган ел, мәсәлән, без көненә 70-75 прививка ясасак, хәзер вакцинацияне көн саен 90-110 кеше уза, һәм бу безнең поликлиникада гына».
Белгеч фикеренчә, әлбәттә, прививка ясатырга кирәк. «Респиратор авырулар китереп чыгаручы вируслар күп. Хәтта прививкадан соң пациент авырса да, авыру җиңел формада узачак. Прививка - бронх-үпкә системасы, йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан җитди катлаулануларны профилактикалау ул», - дип ассызыклады Марина Добровольская. Прививкадан соң икенче көнне пациентларда җиңел генә хәлсезлек туарга мөмкин - хәл бетү, баш авыртуы, әмма бу паника өчен сәбәп түгел, ди табиб, чөнки вакцина организмга шулай җайлаша.
Вакциация процедурасы үзе ике этапта уза. Башта табиб пациентның кан басымын, температурасын, сулыш ешлыгын үлчи, анамнез туплый. Уңай нәтиҗә ясалган очракта пациент вакцинациягә җибәрелә. Каршылыкларга яман шеш, тавык аксымына аллергия булу, шулай ук хроник авыруларның кискенләшүе карый.
«Бу авыртмый, үзем балачактан ук прививка ясатам һәм хәзер үз балама прививкаларның мөһимлеге турында сөйлим. Бик сирәк авырыйм, салкын тидерсәм, авыруны җиңел формада кичерәм», - дип сөйләде 87-нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алия Хәсәнова, ул бүген, хезмәттәшләре кебек үк, вакцинация узды.
Барлыгы киләсе сезонда грипптан 754 мең 435 кешене (яки казанлыларның 60%-ын) вакцинацияләү планлаштырыла, шул исәптән 202 мең 530 бала һәм 551 мең 905 өлкән кеше. Бүгенге көндә прививкаларны 30 мең 928 казанлы ясаткан.