В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе атнада җиңү өчен предприятие комплектлаучылары көрәшәчәк
Фото: Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче август). Антон Знатнов Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының иң яхшы шоферы булды. Конкурска нәтиҗәләр ясадылар, җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләк алды.
Ярышларда катнашучылар парковка, «змейка» буенча йөрү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм автомобиль төзелешен белү күнекмәләрен күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча абсолют чемпион Антон Знатнов булды, ул узган ел да ярышта җиңгән иде. Икенче урынны – Дмитрий Чичканов, өченче урынны Дмитрий Курдибан алды.
Җиңүчегә – 30 мең сум, көмеш призерга – 20 мең сум, ә бронза өчен 10 мең сум акча каралган. Барлык конкурсантларга өч мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
«Иң яхшы машина йөртүчене икенче тапкыр сайлыйбыз. Бу конкурс хезмәткәрләргә бик ошады, ә без һәрвакыт иҗади башлангычларны хуплыйбыз. Мондый чаралар яңа казанышларга этәргеч бирә, корпоратив культураны үстерә», – дип билгеләп үтте генераль директорның коммерция буенча беренче урынбасары Дмитрий Зуев.
Киләсе атнада, 23 нче августта, туклану департаментында беренче тапкыр иң яхшы комплектлаучыга конкурс уздырылачак, дип хәбәр иттеләр предприятиенең матбугат хезмәтендә.