Пассажир составлары көнгә дүрт рейс башкарачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). 1 нче июньдә Казанның балалар тимер юлында Балаларны яклау көненә һәм җәйге җитештерү практикасы ачылуга багышланган бәйрәм чаралары узачак. Бу көнне пассажир составлары янә йөри башлаячак – балалар машинист, поезд начальнигы, проводник, контролер-ревизор вазыйфаларын башкарачаклар.
9:00 сәгатьтә тантаналы линейкада беренче елларын эшләүчеләргә яшь тимерьюлчы таныклыкларын тапшырачаклар, иң яхшы укучыларны тәбрикләячәкләр һәм җәйге профильле практиканы ачачаклар. Аннары юлга беренче поезд чыгачак. Аның маршруты Яшьләр станциясеннән Зөбәрҗәт станциясенә кадәр дәвам итә һәм кирегә. Поезд көненә дүрт рейс ясаячак: 10:00, 11:23, 14:15 һәм 15:38. Дүшәмбе һәм сишәмбе – ял көннәре, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы –Горький тимер юлы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда балалар тимер юлы 2007 елда ачылды. Юлларның озынлыгы 4,288 км тәшкил итә. Хәзерге вакытта балалар тимер юлы ике станцияне һәм ике платформаны үз эченә ала. Кыш көне балалар теорияне өйрәнәләр, язын имтиханнар тапшыралар, җәен тимер юл инфраструктурасына хезмәт күрсәтеп һәм ташу процессы белән идарә итеп алган белемнәрен ныгыталар.