Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2018, 09:57

Ватанны саклаучылар көнендә ТР Милли музеенда ир-атлар үзләрен хәрби эштә сынап карый алачак

Аталар һәм балалар җәя һәм балта ярдәмендә үзләренең төгәллекләрен тикшерә, хәрби әзерлек асылына төшенә һәм автомат сүтеп җыя алачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 23 февральдә 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ТР Милли музеенда Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителәчәк.

Быел музейның бәйрәм программасы "Әтиеңне музейга алып кил!" лозунгы астында үтә. "Витязь" хәрби-тарихи клубы махсус бәйрәм программасын тәкъдим итә. Музей буенча сәяхәт барышында кунаклар Россия тарихының төрле чорында ир-атлар ниләр белән шөгыльләнгәнне белә, төрле чор сугыш кораллары белән таныша һәм үзләрен хәрби эштә сынап карый алачак.

Ир-атлар җәя һәм балта ярдәмендә үзләренең төгәллекләрен тикшерә, Наполеон чорындагы строевой әзерлек асылына төшенә һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы автоматны сүтеп җыя алачаклар. Сынауларны үтүчеләргә "Барлык чорларга лаеклы сугышчы" сертификаты биреләчәк.

Икенче катта урнашкан конференц-залда 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кунакларны "Музыкаль бүлмә" көтәчәк, биредә сугыш чоры җырларын тыңларга һәм кушылып җырларга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 292-89-84.

Барлык яңалыклар