Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.02.2022, 14:52

Гашыйклар көнендә казанлылар мастер-классларда, концертларда һәм кино күрсәтүләрдә була ала

Чаралар «Черек күл» паркында, «Ак чәчәкләр» бульварында һәм «Казан» гаилә үзәге янында узачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль). Гашыйклар көне алдыннан, 13 нче февральдә, һәм бәйрәм көнендә, 14 нче февральдә, казанлыларны һәм шәһәр кунакларын төрле күңел ачу чаралары көтә. Теләге булган һәркем бу көннәрне шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрә алачак.

Шулай итеп, 13 нче февральдә 16:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында парлар өчен фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класс узачак. Шуннан соң парк шугалагында Tamara Nova төркеме чыгыш ясаячак.

14 нче февральдә «Ак чәчәкләр» бульварында зәркән сәнгате нигезләре нечкәлекләренә төшенергә мөмкин булачак. 18:00 сәгатьтә балдак ясау буенча мастер-класс узачак, анда катнашучылар сөйгән ярларына үз куллары белән онытылмаслык бүләк әзерләячәк. Мастер-класста катнашу өчен теркәлү кирәк, тулырак мәгълүмат +7(927)435-38-22 телефоны буенча.

19:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында «Атмосфера» ансамбле чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта «Казан» гаилә үзәге янындагы автокинотеатрда шәһәр халкы һәм кунаклары Анна Меликянның «Нежность» фильмын карый алачак.

Бәйрәм хөрмәтенә 14 нче февраль көнне «Черек күл» паркы шугалагында икенче пар тимераяк прокатына 50% ташлама каралган. Шул ук вакытта ташламалы категорияләргә скидка каралмаган, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Барлык яңалыклар