Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.03.2025, 13:11

Ураза бәйрәме көнендә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге 5:00 сәгатьтән эшли башлый

Бәйрәм шәһәр мәчетләрендә 6:30 да Коръән уку белән башланачак

Изге Рамазан ае тәмамлангач, 30 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм шәһәр мәчетләрендә 6:30 да Коръән аятьләрен укудан башлана. Бу көнне шәһәр җәмәгать транспорты 5:00 сәгатьтә эшли башлый. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.

«Барыгызны да якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән. Аллаһ сезнең уразагызны һәм укыган догаларыгызны кабул итсен. Барыгызга да сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры Илсур Метшин шәһәр халкына.

Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, 30 мартта шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт графигы үзгәртеләчәк, алар иртәнге сәгать 5 тә эшли башлаячак.

Үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагылачак:

1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91номерлы автобуслар;

1, 2, 12 номерлы троллейбуслар;

5 һәм 5а номерлы трамвайлар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда күрсәтәчәкләр.

Шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен тиешле шартлар тудырачак, дип билгеләде Илгиз Сарманов.

13:00 сәгатьтә Ураза бәйрәменә багышланган ел саен уздырыла торган вакыйга – «Рамазан-фест» чарасы узачак. Чара Иске Татар бистәсенең Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында, шулай ук Татарстан урамы буенча Г.Камал театры бинасы каршындагы мәйданчыкта оештырылачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.03.2025
Видеорепортаж
24.03.2025 13:32
Ураза бәйрәмендә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5тән эшләячәк
Барлык яңалыклар