Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2022, 14:51

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда юбиляр парларны хөрмәтләделәр

Бүләкләү изгеләр Петр һәм Феврония һәйкәле янында хач йөрешеннән һәм бәйрәм гыйбадәтеннән соң узды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июль, Юлия Летникова). Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә – Казанда тантаналы чарада 25 ел элек гаилә корган юбилярларны хөрмәтләделәр һәм яшь парларны котладылар.

Чара традицион хач йөрешеннән һәм Кирилловский чиркәвендәге бәйрәм гыйбадәтеннән башланды. Аннан соң кунаклар изгеләр князь Петр һәм княгиня Феврония һәйкәле янындагы мәйданчыкка күчтеләр, анда оештыручылар фотозона, ял итү урыннары һәм балалар өчен рәсем ясау, үрү һәм чигү буенча мастер-класслар әзерләгән иде.

Тантаналы өлеш ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның сәламләү сүзе белән башланып китте. «Әлеге искиткеч көнне без сезнең белән символик урында җыелдык. Кыңгырау чыңы астында мин сезнең гаиләләргә юлдаш җил озак еллар дәвамында сезнең җилкәннәрегезне тутыруын телим», – диде Л.Фазлыева һәм гаилә тормышы юбилярларын бүләкләүгә кереште.

Шәһәр халкы арасында гаилә ныклыгы белән аерылып торган ун гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылды. Бүләкләрне Владимир һәм Мария Ивановлар, Валентина һәм Александр Морозовлар, Сергей Мухачев һәм Татьяна Собина, Надежда һәм Геннадий Родионовлар, Светлана һәм Марат Фәтхуллиннар, Роза һәм Хәмзә Шахминнар, Галина һәм Рәис Зөбәеровлар, Вера һәм Владимир Бражник, Зөлфия һәм Таһир Баһавиевлар, Рәхилә һәм Вакыйф Кыямовлар гаиләләре алды.

50 ел бергә гомер иткән Владимир һәм Мария Ивановлар үзләренең гаилә тарихлары белән уртаклаштылар. Ярты гасыр бергә гомер иткән чорда алар ике бала һәм дүрт онык тәрбияләп үстергәннәр. «Без 1971 елның сентябрендә бергә эшләгән Казан электротехника заводында таныштык, киләсе елның 18 нче февральдә өйләнештек», – дип сөйли юбилярлар. Ныклы гаилә мөнәсәбәтләрен ничек саклап калу турындагы сорауга алар иң мөһиме яратырга, ышанырга, аңларга һәм хөрмәт итәргә кирәк, дип җавап бирделәр. «Бүген мәхәббәт һәм тугрылык мөһимлеге турында искә төшерә торган зур бәйрәм билгеләнә, әлеге хисләр – тормышта иң мөһиме», – дип билгеләп үтте Владимир Иванов.

Бәйрәмгә юбилярлар үзләренең балалары һәм оныклары белән килгән иделәр. Шундый гаиләләрнең берсе Надежда һәм Геннадий Родионовлар пары иде. Аларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котларга оныклары Валерия да килгән иде. Геннадий Михайлович үз гомерен танк гаскәрләренә багышлый, Литва һәм Әрмәнстанда хәрби хезмәт итә, полковник исемен алып пенсиягә чыга. Надежда Николаевна гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Гаилә пары сөйләвенчә, алар бергә 51 ел яшәгәннәр, ә узган ел Идел буе районындагы Гражданнар хәле актларын теркәү бүлегендә юбилейларын билгеләп үткәннәр. «Без 1969 елда таныштык, ике елдан соң өйләнештек. Ярты гасыр бергә яшәү дәверендә гаиләбез ике бала, өч онык һәм өч оныкчык белән тулыланды», – дип билгеләп үтте Надежда һәм Геннадий Родионовлар. Аларның сүзләренә караганда, ныклы гаилә өчен иң мөһиме – бер-береңне тыңлау һәм ярату. «Без изге урында торабыз һәм якты бәйрәмне билгеләп үтәбез, мондый чаралар Россиядә күбрәк булырга тиеш», – диделәр юбилярлар.

Үрнәк гаилә тормышы корган парларны котлау иҗади номерлар белән үрелеп барды, кунаклар алдында Казанның вокаль һәм бию коллективлары чыгыш ясады.

Тантаналы чара 2018 елда ачылган князь Петр һәм княгиня Феврония һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. «Бәйрәм XIII гасырда ук – Петр һәм Феврония гаиләсе Аллаһ тарафыннан бирелгән мәхәббәт турында дөньяга җиткергән вакытта ук башлана. Бүгенге көнгә кадәр без аларны хәтерлибез һәм барлык гаиләләргә дә ышаныч, өмет һәм мәхәббәт бүләк ителсен дип дога кылабыз», – диде Гаилә, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча Епархия комиссиясе рәисе, иерей Ярослав Петрущенков.

Беренче булып һәйкәлгә чәчәкләрне яңа өйләнешүче пар Камилә һәм Николай Козловлар салды, алар никахларын бүген теркәделәр. «Туй датасын без февраль аенда ук сайладык, җәен өйләнешергә теләдек. Әлеге бәйрәмне календарьда күргәч, бу көндә тукталырга булдык. Безнең өчен әлеге көндә өйләнешү символик булыр кебек тоелды», – дип хәбәр иттеләр яшь парлар.

Чәчәкләр салганнан соң Казанның иҗат коллективлары балалары күккә 25 күгәрчен очырдылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген республикада 300 гә якын пар үзләренең никахларын теркәячәк, аларның 100 дән артыгы Казанда өйләнешәчәк.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. Агымдагы елның 28 нче июнендә Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән әлеге көнне рәсми бәйрәм дип игълан итте.

Фоторепортаж
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр һәм яшь парларны котладылар, 08.07.2022
Барлык яңалыклар