Мирный бистәсендәге Каенлыкка үзәк вокзалдан электр поезды белән барып җитәргә мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь) Сабантуй көнендә, 23-нче июньдә, җәмәгать транспорты махсус схема буенча эшләячәк.
Мирный бистәсендәге Каенлыктагы бәйрәм мәйданына дүрт тукталыш пунктыннан махсус автобус маршруты белән барып җитәргә мөмкин булачак: «Җиңү Проспекты» метро станциясе», «10-нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Әлеге маршрутлар буенча 60 автобус җибәреләчәк. Алар иртәнге 8.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчыга кадәр һәм барлык кунакларны илтеп бетергәнчегә кадәр йөриячәк. Юл бәясе шәһәр эчендәге гадәти тариф - 27 сумнан гыйбарәт булачак. Моннан тыш, «Казан-1» станциясеннән Мирный бистәсенә кадәр махсус электр поездлары йөриячәк, анда юл бәясе 22 сумга төшәчәк.
Аккош күле урман-парк зонасында урнашкан мәйданчыкка 36, 46 һәм 72-нче номерлы рейс автобуслары белән барып җитәргә мөмкин булачак. Әлеге маршрутлар хәрәкәт составының өстәмә 72 берәмлеге белән көчәйтеләчәк. Алар бәйрәм кунакларын Залесный бистәсендәге «Ремплер» тукталыш пунктына кадәр китерәчәкләр, аннан Сабантуй мәйданына кадәр биш минут интервалы белән хәрәкәт итәчәк сигез түләүсез шаттл йөриячәк.
Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәм мәйданчыгына «Халитов урамы» тукталышыннан түләүсез шаттлда барып җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, бәйрәмгә 1, 19, 25, 34, 60, 84, 91-нче номерлы автобус маршрутлары белән барып җитәргә мөмкин булачак Бу көнне алар буенча өстәмә рәвештә 89 машина чыгачак.
Сабантуй узачак көнне юл хәрәкәтен оештыруда кайбер үзгәрешләр булачак. 5.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Лесной городок» торак комплексыннан Ферма шоссесына һәм Мир урамыннан Солидарность урамына кадәр автомобиль юлларында бер яклы хәрәкәт оештырылачак.
Казан ипподромында ат чабышлары узган вакытта (13.30 сәгатьтән) 3-нче троллейбус маршруты эше көчәйтеләчәк. «Җиңү Проспекты» метро» тукталышыннан ипподром аша М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркына кадәр өстәмә шаттл хәрәкәт итәчәк.
Халыкның куркынычсызлыгын ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия Эчке эшләр идарәсе бүлекчәләре, янгынга каршы хезмәт, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре тәэмин итәчәк. Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында ашыгыч ярдәм бригадаларының кизү торуы оештырылачак һәм медицина пунктлары урнаштырылачак.