Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.
Фото: Марат Мөгыйнов
Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров һәм башкалар катнашты.
13:00 сәгатьтә Тукай һәйкәле янында М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янында Шигърият бәйрәме узачак, ә 16:00 сәгатьтә Г.Камал Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә йомгак ясалачак.
Габдулла Тукай – рус һәм чит ил классикларының татар теленә күп санлы тәрҗемәләре авторы, татар вакытлы газета-журналларын чыгаруның башында торган, үз әсәрләренә иллюстрацияләр керткән беренче мөселман шагыйре, аның каләме белән язылган әсбаплар бүгенге көнгә кадәр укытучылар һәм тикшеренүчеләр өчен өстәл китаплары булып тора.