Әлеге карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 31-нче августта Казанда кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу Timerman Kazan Triathlon Full 2019 триатлон буенча ярышларга әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле. Әлеге карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
5.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте түбәндәге ураннарда чикләнәчәк:
«Казань Арена» стадионы тирәсендә;
Чистай урамы буенча (Чистай урамыннан алып «Казан Арена» стадионы тирәсендәге боҗра хәрәкәте съездына кадәр, өч уң як полоса буенча хәрәкәтне туктатып торыла);
Фатыйх Әмирхан проспекты буенча (Сибгат Хәким урамыннан «Миллениум» күперенә кадәр юл), «Миллениум» күперендә (Сибгат Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәр), хәрәкәтне туктатып тору планлаштырыла;
Вишневский урамы буенча («Миллениум» күпереннән Нурсолтан Назарбаев урамына кадәр), хәрәкәтне туктатып тору планлаштырыла;
Нурсолтан Назарбаев урамы буенча (Вишневский урамыннан Петербург урамы киселешенә кадәр), хәрәкәтне туктатып тору планлаштырыла.
5.00 сәгатьтән төнгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
Сибгат Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан проспектына кадәр, хәрәкәтне ике юнәлештә туктатып тору көтелә);
Сибгат Хәким урамы буенча (Фатыйх Әмирхан проспектыннан Чистай урамы белән кисешкән урыннан ике юнәлештә, хәрәкәтне туктатып тору көтелә).
11.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
Декабристлар урамы буенча (Кремль дамбасыннан Сибгат Хәким урамына кадәр, юнәлешнең ике уң як полосасы буенча хәрәкәтне туктатып тору көтелә);
Кремль дамбасы буенча (Батурин урамы юлыннан Декабристлар урамына кадәр юнәлешнең ике уң полосасы буенча хәрәкәтне туктатып тору көтелә);
шулай ук Батурин урамыннан Кремль дамбасына кадәр юл ябылачак, хәрәкәт туктатып торылачак.
5.30 сәгатьтән 18.45 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
Петербург урамы буенча (Нурсолтан Назарбаев урамыннан Тихомирнов урамына кадәр юнәлештә хәрәкәтне ике юнәлештә туктатып тору көтелә);
Универсиада проспекты буенча (Тихомирнов урамыннан Танк боҗрасы өстендәге күпер буенча, хәрәкәтне туктатып тору көтелә).
31-нче августта Казанда Timerman Kazan Triathlon Full 2010 триатлон ярышлары узачак, анда бөтен Россиядән спортчылар катнашачак. Ярышлар көнендә Казанда кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк.