В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өләшү «Ак Барс Арена» стадионында оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). 11-нче майда Казанда IX Республика ифтары үткәрелгән көнне мохтаҗларга ланч-бокслар өләшәчәкләр.
Чараның төп мәйданчыгы быел Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылачак. Ә массакүләм вәгазь урынына эләгә алмаган кешеләр өчен «Ак Барс Арена» стадионында мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар-бокслар бирү пункты оештырылачак. Өләшү Чистай урамы ягыннан 15: 00 сәгатьтән 19: 00 сәгатькә кадәр оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, быел республика ифтарында 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.