В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уен 8-нче октябрьдә «Ак Барс Арена» стадионында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Россия һәм Словакия җыелма командалары арасында футбол матчын үткәргән көнне, 8-нче октябрьдә, Казанның җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. 20:00 сәгатьтән 1:00 сәгатькә кадәр пассажир ташучылар линиягә күчмә составларны арттырылган санда чыгарачаклар.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, «Ак Барс Арена» футбол стадионы аша узучы маршрутларның эше көчәйтеләчәк: 10,10а,18, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 55, 60, 62-нче номерлы автобуслар, 2, 13-нче номерлы троллейбуслар, 5, 5а, 6-нчы номерлы трамвайлар.
Россия һәм Словакия милли җыелма командалары арасында 2022 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу матчы Мәскәү вакыты белән 21:45 сәгатьтә башлана.