В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр мәчетләре аша үткән маршрутларда хәрәкәт графигы вакытлыча үзгәрәчәк
Фото: Денис Гордийко
Бәйрәм көнендә шәһәр җәмәгать транспорты 5:00 сәгатьтә эшли башлаячак. ТР башкаласының транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, җәдвәлдәге үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагылачак:
1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар;
1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар;
5 һәм 5а номерлы трамвайлар.
Исегезгә төшерәбез, мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30 да Коръән укудан башланачак. Ә 13:00 сәгатьтә шәһәр халкын Иске Татар бистәсендә һәм Кремль яр буенда ТР Милли китапханәсе янында көтәчәкләр, анда шәһәрлеләр өчен махсус программа әзерләнгән.