Хат ташучылар пенсия һәм пособиеләрне Россия Пенсия фонды белән килештерелгән җәдвәл буенча тапшырачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). 20-нче июль, Корбан бәйрәме көнендә, Татарстанда «Россия почтасы» бүлекчәсе эшләмәячәк. 19-нчы июль көнне алар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак. 21-нче июльдән барлык почта бүлекчәләре гадәти эш графигына кайтачак.
Кайбер авыл почта бүлекчәләре үз җәдвәлләре буенча эшли ала. Пенсия һәм пособиеләрне хат ташучылар Россия Пенсия фондының республика бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» идарәсе матбугат хезмәте.
Россия почтасы мобиль кушымтасында һәм компания сайтында эш җәдвәлен оператив рәвештә ачыкларга яки картадан якындагы почта бүлеген табарга мөмкин.