В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9 нчы майда җир өсте транспорты ял көне графигы буенча эшли
Фото: Денис Гордийко
Ихтыяҗ булганда, 7 нче һәм 8 нче майда 16:30 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр шәһәр пассажир транспорты хәрәкәте схемалары вакытлыча түбәндәге тәртиптә үзгәрә:
6 нчы автобус маршруты – «Татарстан урамы», «Уң як Болак урамы», «Астрономия урамы», «Лобачевский урамы», «Большая Красная урамы», «Батурин урамы» тукталышлары аша һәм алга таба маршрут буенча («Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «Үзәк универмаг», «Спорт сарае» һәм «Үзәк стадион» тукталышлары төшеп кала);
15, 29, 75 нче автобус маршрутлары – «Уң як Болак урамы», «Астрономия урамы», «Лобачевский урамы», «Большая Красная урамы», «Батурин урамы» тукталышлары аша һәм алга таба маршрут буенча («Педагогия институты», «Чернышевский урамы» һәм «Үзәк стадион» тукталышлары төшеп кала);
6 нчы автобус маршруты – «Сәетгалиев урамы», «Б.Шаһиди урамы», «Тукай урамы», «Татарстан урамы» тукталышлары аша һәм алга таба маршрут буенча («Үзәк стадион», «Чернышевский урамы», «Педагогия институты», «Г.Камал исемендәге театр» тукталышлары төшеп кала);
35а, 47 нче автобус маршрутлары – «Сәетгалиев урамы», «Ташаяк урамы», «Мәскәү урамы», «Чернышевский урамы», «Сул як Болак урамы» тукталышлары аша һәм алга таба маршрут буенча («Үзәк стадион» тукталышы төшеп кала).
9 нчы майда 00:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр шәһәр пассажир транспорты хәрәкәте схемалары түбәндәге тәртиптә үзгәрә:
шәһәр үзәгеннән Кремль дамбасы юнәлешендә:
35а, 47 нче автобус маршрутлары – «Сәетгалиев урамы», «Ташаяк урамы», «Мәскәү урамы» тукталышлары аша һәм алга таба маршрут буенча («Үзәк стадион» тукталышы төшеп кала);
Кремль дамбасыннан шәһәр үзәге юнәлешендә:
35, 47 нче автобус маршрутлары – «Пушкин урамы», «Уң як Болак урамы», «Астрономия урамы», «Лобачевский урамы», «Большая Красная урамы», «Батурин урамы» тукталышлары аша һәм алга таба маршрут буенча («Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «Үзәк универмаг», «Спорт сарае» һәм «Үзәк стадион» тукталышлары төшеп кала).
10 нчы майда җәмәгать транспорты хәрәкәте 00:00 сәгатьтән 8:00 сәгатькә кадәр түбәндәге тәртиптә үзгәрә:
Тимер юл вокзалы аша Киров дамбасы буенча Спортның су төрләре сарае юнәлешендә:
74 нче автобус маршруты – «Зур Крыловка урамы», «Вахитов урамы», «Чистай урамы» тукталышлары аша һәм алга таба маршрут буенча («Үзәк стадион», «Энергетика университеты» тукталышлары төшеп кала);
Кремль дамбасыннан шәһәр үзәге юнәлешендә:
74 нче автобус маршруты, Кремль яр буена төшеп, «Сәетгалиев урамы» тукталышы аша һәм алга таба маршрут буенча («Үзәк стадион» тукталышы төшеп кала).
2 нче маршрут буенча троллейбуслар хәрәкәте 7-8 нче майда – 16:00 сәгатьтән, 9 нчы майда тулысынча тутатыла. Аларның эше 10 нчы майда 8:00 сәгатьтә яңартылачак.
Бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң халыкка транспорт хезмәте күрсәтү максатыннан 9 нчы майда 21:00 сәгатьтә Кремль яр буенда һәм Мәскәү урамында хәрәкәттәге состав тупланачак:
6, 29, 47, 60, 75 нче автобус маршрутлары «Мәскәү урамы» буенча «Ташаяк урамы»ннан Киров дамбасы юнәлешендә җирле юлга кадәр;
30, 47, 63, 74, 90 нчы автобус маршрутлары Мәскәү урамы буенча шәһәр үзәге юнәлешендә;
22, 28а, 89 нчы автобус маршрутлары Кремль яр буеннан («Цирк» тукталышы).