В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гадәти көннәрдә бер машина урыны 30 сумнан 70 сумга кадәр бәяләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Иртәгә, 9 майда, Казанның муниципаль паркингы бушлай эшләячәк. Май бәйрәмнәрендә урам-юл челтәренең эш вакыты Башкарма комитетның 2018 елның 12 гыйнварында кабул ителгән 110 номерлы карары белән билгеләнгән.
Муниципаль паркингта машиналарны Җиңү көнендә генә түгел, ә 13 май көнне дә бушлай калдырып булачак, чөнки ул якшәмбегә туры килә. Май аенда түләүсез 7 көн каралган: 1, 2, 6, 9, 13, 20 һәм 27 май.
Эш көннәрендә парковка бәясе 30-70 сум тәшкил итә, аларны берничә ысул белән түләп була: мобиль кушымта аша, урамнарда урнашкан паркоматларда, sms-хәбәр аркылы яисә “Казан паркингы” порталында. Парковкадан файдалану өчен түләмәгән очракта, 2,5 мең сум штраф салына. Парковкаларның урнашу схемасы белән “Казан паркингы” порталында танышырга мөмкин.