В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң үтемле һәм кызыклы хатлар бастырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 9 май көнне Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда “Бабама хат” (“Письмо деду”) акциясе үтәчәк. Акциядә катнашу өчен Җиңү көнне музейга килеп, фронтовикларга хат язарга – аларны Җиңү көне белән котларга, рәхмәт белдерергә, сораулар бирергә, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз турында сөйләргә кирәк.
Иң үтемле һәм кызыклы хатлар “Казан Кремле” Музей-тыюлыгының һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музееның социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә бастырылачак. Акциядә катнашучыларга бүләкләр каралган.
Хатларны 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр язып була, дип хәбәр итә “Казан Кремле” Музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.