Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2019, 14:56

Җиңү Көнендә татарстанлыларның иминлеген 3,5 меңнән артык полиция хезмәткәре тәэмин итәчәк

Республикада барлыгы 5 меңнән артык металл коймалар, 155 стационар һәм 406 металл детектор файдаланылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Алинә Бережная). Татарстан халкының иминлеген 9-нчы майда 3,5 меңнән артык Эчке эшләр органнары хезмәткәре, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте идарәсенең 400 белгече һәм хәрби хезмәткәре, шулай ук Эчке эшләр министрлыгының 250 курсанты тәэмин итәчәк. Моннан тыш, куркынычсызлыкны тәэмин итүдә ирекле халык дружиналары һәм муниципаль хезмәткәрләр дә катнаша. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, тантаналы чараларны үткәрүнең барлык урыннары һәм алар янындагы территорияләр, техник чаралар кулланып һәм хезмәт этләрен җәлеп итеп, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм барьер коймалар белән әйләндереп алыначак. Республикада барлыгы 5 меңнән артык металл коймалар, 155 стационар һәм 406 металл детектор файдаланылачак.

Гадәттәгечә иң массакүләм чаралар Казанда узачак. Меңьеллык мәйданында узачак Җиңү парадына халыкны кертү өчен, Мәскәү, Бауман, Кремль яр буе урамнары һәм «Кремль» метро станциясеннән чыгу юллары ягыннан 5 тикшерү пункты урнаштырылачак.

Моннан тыш, республикада һәйкәлләрне саклау буенча чаралар үткәрелә. Шулай итеп, 1-нче майдан хәрби дан монументларын, Бөек Ватан сугышы катнашучылары күмелгән һәйкәлләрне һәм урыннарны саклау көчәйтеләчәк. Җиңү мемориалларын саклауга шулай ук муниципаль хезмәткәрләр, халык дружинниклары һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре җәлеп ителде.

Р.Ибраһимов искәртеп үткәнчә, Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аны уздыру чорында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертеләчәк. Чикләүләр Җиңү Парадының репетицияләре аркасында 6-нчы майдан ук кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан 120-дән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган.

Традиция буенча тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларында чәчәкләр салу тантанасыннан һәм Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янында башланачак. Меңьеллык мәйданы бәйрәмнең төп мәйданы булачак, биредә 10.00 сәгатьтә Җиңү парады башлана, әмма шәһәрлеләрне тантаналы программага иртәрәк – 9.30 сәгатькә килергә чакыралар. Парадта Казан гарнизонының 2 меңнән артык хәрби хезмәткәре тантаналы марш белән узачак һәм ИС, ИС-3 һәм Т-34 легендар танклар үтәчәк.

Шулай ук ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясе дә бәйрәмнең мөһим өлеше булып торачак, чарага катнашучыларны җыю 13.00 сәгатьтә башлана.

Җиңү көнен бәйрәм итү 22.00 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган бүлек ачылды. Биредә укучылар чаралар программасы белән таныша, эш режимы һәм җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасының үзгәрүе турында белә алачаклар. Бүлектә шулай ук кайбер шәһәр юлларының хәрәкәт өчен ябылуы турында мәгълүмат урнаштырылган.

Барлык яңалыклар