Узган елда мәйданчыкта 93 меңнән артык кеше булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). “Казан” Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы эшли башлады. Беренче көнне биредә 872 кеше булды. Алар 32 м биеклектән шәһәрнең тарихи үзәгенә иң матур күренешләрнең берсе ачыла: Казан Кремле, яр буе, биек йортлар һәм магистральләр.
Узган ел нәтиҗәләре буенча биредә 93 меңнән артык кеше булган.
Искәртергә кирәк, күзәтү мәйданчыгы сишәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, чәршәмбе-шимбә көннәрендә 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе көннәрендә 11.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Билет бәясе үзгәрешсез калды – 100 сум.
5 августта, Гаилә үзәге ачылуга 5 ел тулу уңаеннан, мәйданчык төн уртасына кадәр эшләячәк. Казанлыларга җәйге кояш баешын һәм йолдызларны күзәтергә уникаль мөмкинлек туа.