Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Казан телеманарасында 3 нче декабрьдә, Билгесез солдат көнендә, тематик яктырту кабызылачак. Ул мәңгелек утны символлаштырачак.
Яктылык динамик тамашасын 15:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Цифрлар министрлыгына.
Билгесез солдат көне ел саен 3 нче декабрьдә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, исемнәре билгесез калган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә.
Бу көнне 1966 елда, Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы хөрмәтенә, Мәскәү Кремле дивары янындагы Александров бакчасында билгесез солдатның көле тантаналы рәвештә күмелә.