Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2019, 09:25

Космонавтика көнендә Казанның Мәскәү районында «Реактив өмә» узачак

108 минут дәвамында район халкы Гагарин урамы һәм аның янәшәсендәге ишегалды территориясен чистартачак һәм тәртипкә китерә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Космонавтика көнендә, 12-нче апрельдә, Казанның Мәскәү районында «Реактив өмә» узачак.

108 минут дәвамында район халкы Гагарин урамы һәм аның янәшәсендәге ишегалды территориясен чистартачак һәм тәртипкә китерә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, вакыт космонавт Юрий Гагарин хөрмәтенә шулай билгеләнгән, ул галәмдә нәкъ менә 108 минут үткәргән.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе халыкны әлеге чарада актив катнашырга чакыра. «Реактив өмә»дә уйнатыла торган бүләкләр һәм сюрпризлар бонус булачак. Шул рәвешле, биредә «Минем Җир планетам!» дигән асфальтта рәсем ясау конкурсында, «Поехали» тематик интерактивында, «Җир планетасы» темасына багышланган викторинада һәм башка чараларда катнашырга мөмкин булачак. Шулай ук мәйданчыкта чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю оештырылачак. Пластик шешәләр тутырылган пакет алып килүчеләргә бүләк – чараның партнерыннан чиста су биреләчәк.

Чара Гагарин урамындагы 105-нче номерлы йорт ишегалдында узачак. Өмәгә старт 9.07 сәгатьтә биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 31-нче майга кадәр шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча язгы икеайлык уза. Бу вакыт дәвамында шәһәр халкы паркларны, скверларны, ишегалларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне җыештыру буенча акцияләрдә катнаша алачак, ә 20-нче апрельдә казанлыларны гомумшәһәр җыештыру өмәсенә чакыралар.

Барлык яңалыклар