Казанлылар аны Кремль урамында урнашкан почта бүлегеннән сатып ала ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 7 май, РФ Президенты инаугурациясе көнне, әлеге вакыйгага багышланган махсус почта маркасы гамәлгә керә. Беренче көн штемпелен бары тик Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта куйдырырга мөмкин, ләкин казанлылар да истәлекле маркага ия була ала.
“2018 елның 7 маенда В.В.Путин Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керде”, дип язылган почта маркасында Мәскәү Кремленең Спасс манарасы һәм Сенат йорты сурәтләнгән. Марка зурлыгы 37х37 мм тәшкил итә, ә бәясе – 22 сум. Ул 252 мең данә чыгарылган, шуларның 500-гә якыны – Казан өчен. Татарстан башкаласында яшәүчеләр аны 111 номерлы почта бүлегендә (Кремль ур., 8) сатып ала ала, дип хәбәр итә “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе.