Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2020, 14:10

Шәһәр көнендә Казанда Валерий Сюткин, Сергей Безруков һәм Niletto чыгыш ясаячак

30-нчы августта Татарстан башкаласында Республика көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Алинә Бережная). 30-нчы августта Татарстан башкаласында Республика көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итәчәкләр. Кунакларны һәм шәһәр халкын масштаблы бәйрәм программасы көтә. «Бәйрәм ике көн ачык һавада узачак. Социаль дистанцияне үтәвегезне, үзегезне һәм якыннарыгызны саклавыгызны сорыйбыз. Бәйрәм шатлыклы хисләр белән узарга тиеш. Пандемия чигенде, ләкин китмәде, әйдәгез үзебезне һәм бер-беребезне саклыйк», – диде Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә.

Uen fest, Милли җилкәнле лига этабы һәм пляж волейболы турниры

Бәйрәм чаралары Казан районнарында уза башлады инде. Август башында яңартылган ишегалларында һәм торак массивларында традицион халык уеннарына һәм күңел ачуларга багышланган беренче Uen fest старт алды. Фестивальдә танылган мәдәният эшлеклеләре, шулай ук бөтен республикадан ишегалды командалары катнаша. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов бәйрәм кысаларында теләге булган һәркем «Үз командаңны күрсәт һәм без сезгә киләчәкбез!» онлайн-марафонына кушыла ала, дип җиткерде. Моның өчен видеога яраткан халык уенын язарга, Instagramга #УенФестКонкурс хештегы белән урнаштырырга кирәк.

Спорт ярышларын яратучылар өчен 20-нче августтан 30-нчы августка кадәр Казансу акваториясендә Касә янында Милли җилкән лигасының VI сезоны этабы уза. Ярышлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуының 100 еллыгына багышлана. Лиганың ике дивизионындагы 35 команда аның катнашучылары булды. Казанны ярышларда «Химград-Казан» һәм Active Map Sailing командалары тәкъдим итә. Спорт вакыйгалары Су спорт төрләре сарае территориясендә дәвам итәчәк, анда ял көннәрендә «Татарстан челлендж» пляж волейболы буенча республика турниры узачак.

Тукай чорындагы Печән базары һәм «Карт аяк» төркеменнән татар рогы

Шәһәр көнен бәйрәм итүнең төп вакыйгалары 29-нчы августта Казан Ратушасында ел саен үткәрелә торган тантаналы җыелыштан башлана, анда шәһәрнең мактаулы гражданнарын хөрмәтләү булачак.

«Быел республикабыз аерым бер датаны бәйрәм итә, шуңа күрә татар мәдәниятен торгызу, гореф-гадәтләрне популярлаштыру белән бәйле чараларга зур әһәмият бирелә», – дип билгеләп үтте А.Абзалов.

Мәсәлән, 29-нчы августтан 30-нчы августка кадәр Иске Татар бистәсендә заманча татар мәдәниятенә багышланган «Печен базары» фестивале узачак. Кабан күленең яңартылган яр буенда Тукай чорының легендар Печән базары - XIX-XX гасырларның уникаль сәүдә, иҗтимагый һәм мәдәни үзәге атмосферасы торгызылачак. Кунакларны дизайн-маркет, концертлар һәм лекторийләр көтә.

30-нчы август иртәсендә Г.Камал театры янында «Уйнагыз, гармуннар!» – «Играй, гармонь!» дигән музыкаль перфоманс була. Чара искиткеч пролог белән ачылачак, аннары музыкантларның флешмобы һәм вокаль коллективларның чыгышлары узачак. Шунда ук 13.00 сәгатьтә эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика иҗат фестивале концерт программасы башлана.

13.30 сәгатьтә Казан ипподромында традицион ат спорты бәйрәме узачак. Программада 15 ат чабышы һәм заезды (шул исәптән Татарстан Президенты һәм «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» призына), ачык концерт программасы һәм традицион кыйммәтле бүләкләр уйнату көтелә.

Шунда ук Harley-Davidson клубы катнашучыларының «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» бәйрәм мотоузышы тәмамлана. «Быел заезд республиканың юбилеена багышлана, анда 200-гә якын байкер катнаша. Мотоколонна әйдаманнары Россия, Татарстан, Казан флагларын, ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгы әләмнәрен күтәреп узачак», – дип сөйләде А.Абзалов.

Казан Кремлендә бәйрәм чаралары дәвам итәчәк. Биредә 14.00 сәгатьтә Tat Cult Fest шәһәр заманча мәдәният һәм сәнгать фестивале башлана, ул мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк. Фестивальдә 30-дан артык җанлы чыгыш, хореографик номерлар кую планлаштырыла. Кремль территориясендә арт-объектлар урнаштырылачак, дизайн-маркет эшләячәк, балалар зонасы һәм фудкорт зонасы булачак. Елена Кравиц лейблы резидентлары – PTU дуэты хедлайнерлары, Мәскәүнең «Карт аяк» төркеме, татарча рок, KRAPIVA музыкаль проекты фестивальнең кунаклары булачак.

15.30 сәгатьтә Кремль яр буе пирсында «ТАБА» этнопроекты узачак. Теләгән һәркемнең этномаркет кысаларында яшь эшмәкәрләр продукциясенең күптөрлелеге белән танышу мөмкинлеге булачак.

Казанның күк йөзен 300 утлы салют бизәячәк

Тагын бер бәйрәм мәйданчыгы – «Казан» гаилә үзәге территориясе булачак. 29-нчы августта монда фудтраклар фестивале ачылачак. Ә 30-нчы августта «Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлавың!» акциясе узачак, анда хәрби техника һәм кыр кухнясы күргәзмәсе булачак.

15.30 сәгатьтә зур концерт марафоны башлана. Танылган җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Niletto, Валерий Сюткин, «Дабро» төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме кичке концертның хедлайнерлары булачак.

Казанлылар музыканы 19.30 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында да тыңлый алалар, анда ачык һавада «Казан көзе» X классик опера фестивале узачак, ул Россия халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан оештырыла. Опера арияләрен Зур театрның әйдәп баручы солисты Игорь Головатенко һәм Мариин театры солисты Альбина Шаһиморатова башкарачак.

Казансу акваториясе өстендәге бәйрәм салюты бәйрәмнең финал аккорды булачак. Салют 22.00 сәгатьтә симфоник оркестр аккомпанементы астында Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җырына аттырылачак. Кремль һәм «Казан» гаилә үзәге яр буйлары салютны карау өчен иң яхшы нокта булып торачак, дип ассызыклады Азат Абзалов.

ТНВ телеканалы туры эфирда барлык бәйрәм вакыйгаларын трансляциялиячәк. Мәдәният идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык мәйданчыкларда да, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте киңәшләрен исәпкә алып, санитайзерлар урнаштырылачак.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.08.2020
Видеорепортаж
24.08.2020 12:34
Казанда Шәһәр көнендә салют һәм дистәләгән бәйрәм чарасы булачак
Барлык яңалыклар