Казан халкына инвалидлар декадасында буш эш урыннары ярминкәләрендә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Килүчеләр район предприятиеләрендәге вакант вазыйфалар турында беләчәкләр һәм белгечләр белән киңәшләшә алачаклар.
5 декабрьдә шәһәр халкын идарә тармагының Киров һәм Мәскәү районнары буенча филиалында көтәчәкләр. Чара Гагарин урамындагы 46 нчы йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 564-58-72.
Вакансияләр ярминкәсен 5 декабрьдә Рихард Зорге урамындагы 102 нче йорт адресы буенча урнашкан Совет районы филиалында оештыралар. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча ачыкларга була.
Вахитов һәм Идел буе районнары казанлыларына эш урыннарын 10 декабрьдә тәкъдим итәчәкләр. Эш бирүчеләр көне Бертуган Касыймовлар урамындагы 22/7 номерлы адресы буенча узачак. +7(843)224-86-83 телефоны буенча киңәшләшергә була.
10 декабрьдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Барлык теләүчеләрне Ибраһимов проспектындагы 41 нче йорт адресы буенча көтәчәкләр. +7(843)560-88-98 телефоны буенча киңәшләшергә була.
Барлык чаралар 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр иттеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләренең берсендә 10 декабрьдә шәһәр вакансияләр ярминкәсе
булачак . 1—10 декабрьдә Казанда Инвалидлар декадасы
узачак , аның барышында 100дән артык түләүсез чара узачак. Программада: тантаналы һәм хәйрия концертлары, акцияләр, мастер-класслар, китап һәм рәсем күргәзмәләре, спектакльләр һәм башкалар.