Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2018, 12:35

Игелек декадасында Илсур Метшин “Ярдәм” мәчетендә булды

Казан Мэры мәчет каршындагы дәвалау-укыту үзәгенә ике урынлы велосипед-тандем бүләк итте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Алсу Сафина). Игелек декадасында Казан Мэры Илсур Метшин “Ярдәм” мәчетенә барды. Ул шул исемдәге ислам хәйря фондының дәвалау-укыту үзәгендә реабилитация үтүче начар күрүче һәм ишетүче кешеләр белән очрашты.

Быел игелек декадасы Рамазан ае белән туры килде. Казан Мэры мөселманнарны изге ай башлану белән котлады һәм дәвалау-укыту үзәгенә ике урынлы велосипед-тандем бүләк итте. Беренче булып аны Әстерханнан Солтан Умалатов сынап карады. Солтан “Ярдәм” мәчете каршындагы Коръән өйрәнү үзәгендә шөгыльләнә һәм Брайль системасы буенча Коръән өйрәнә. Моңа кадәр ул Казанга “Ярдәм” мәчете каршындагы реабилитация курсларына инде килгән булган.

Хәйриячеләр көче белән булдырылган “Ярдәм” мәчете каршындагы дәвалау-укыту реабилитация үзәге – начар күрүче һәм ишетүче кешеләрне реабилитацияләү өчен төзелгән уникаль комплекс. Ул үз эченә чит шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен тулай торак, ашханә, дәвалау һәм массаж кабинетлары, компьютер һәм уку класслары, китапханә, мини-типографияне ала. Бинада күрү буенча инвалидлар өчен барлык шартлар да булдырылган. Шөгыльләнүчеләр өчен махсус программа әзерләнгән. Бу юлы курсларга республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Россиянең Оренбург, Самара, Чувашия, Башкортстан һ.б. төбәкләреннән 40-тан артык кеше килгән.

Илсур Метшинга спорт мәйданчыгын күрсәттеләр. Хәзер биредә төзекләндерү эшләре бара. Төзекләндерүдән соң ул күп функцияле булачак. “Дорстрой комплектация” компаниясе генераль директоры Рөстәм Рамазанов сөйләгәнчә, мәйданчыкны яңарту эшләре бара: газон резин өслек белән алмаштырыла, аның өстенә начар күрүчеләр өчен ачык сары төсле тамгалар салыначак. Планнарда – 50 тамашачыга исәпләнгән трибуна кую. Мәйданчык берничә көннән әзер булачак. Илсур Метшин әлеге хәйрия проекты өчен рәхмәтен белдерде.

Шәһәр башлыгы башка төбәкләрдән килгән кунакларга Казанда 14 майдан 24 майга кадәр үтә торган традицион игелек декадасы, аерым алганда мәктәп хәйрия ярминкәләре турында сөйләде. “Иң мөһиме, балалар кечкенәдән башка кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек барлыгын белеп үсә, - диде Илсур Метшин. – Балаларга мәктәп эскәмиясеннән үк тәрбия бирсәк, шәһәребез, дөньябыз үзгәрәчәк”.

Фоторепортаж
Игелек декадасында Илсур Метшин “Ярдәм” мәчетендә булды
Видеорепортаж
18.05.2018 12:30
Игелек декадасында Илсур Метшин “Ярдәм” мәчетендә булды
Барлык яңалыклар