В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Э-моция» иҗат студиясе катнашучылар җыюны игълан итте.
Фото: «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче сентябрь). «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе катнашучыларны инклюзив балга җыю турында игълан итте. Ул 2 нче декабрьдә Ратушада узар дип планлаштырыла.
«Э-моция» студиясе «Россиянең инклюзив баллары» федераль проектына кушылды, аның кысаларында илнең берничә төбәгендә бер көндә бию кичәләре узачак. Казанда чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә узачак.
Балда 14 яшьтән алып теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен 25 нче сентябрьгә кадәр анкета тутырырга һәм сайлап алуны узарга кирәк. Инвалидлык киртә булып тормый. Бал биюнә өйрәтү буенча бушлай дәресләр октябрь-ноябрь айларында атнага 2 тапкыр үткәреләчәк.
22-23 нче сентябрьдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Королев ур., 47) Самарадан ресурс үзәге белгечләре катнашында инклюзив бал оештыру буенча тренинг узачак. Түләүсез тренинг коммерцияле булмаган автоном оешмасы, мәдәният һәм бию студияләре вәкилләре, яшьләр һәм студентлар берләшмәләре активистлары, волонтерлар, инвалидлар һәм инвалид булмаган 14 яшьтән өлкәнрәкләр өчен уздырыла. Тарихи бал биюләре буенча мастер-классны бөтенроссия ярышлары җиңүчесе Даниил Кицаев үткәрәчәк. Тренингка язылу өчен анкета тутырырга кирәк.
«Э-моция» иҗади инклюзив студиясе 2018 елда Грузиядә үткән Халыкара инклюзив практикалар фестивалендә «Иң яхшы иҗади инклюзив коллектив» номинациясендә, «Казанның кече театрлары» телевизион конкурсында, «Россия иреклесе – 2019» бөтенроссия конкурсында җиңүче булып тора. Студия коллективы җәмгыятьтә инклюзив мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.