Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.11.2018, 10:15

Декабрьдә Казанда юбилей китап фестивале көтелә

Катнашучылар беренче булып интеллектуаль әдәбият яңалыкларын бәяли алалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). 8 һәм 9 декабрьдә “Смена” заманча мәдәният үзәгендә юбилей – унынчы – китап фестивале узачак. Оештыручылар ике көнлек интеллектуаль әдәбият ярминкәсе, балалар һәм зурлар өчен мәгариф программасы, шәһәрнең истәлекле урыннары буенча музыкаль экскурсияләр, концерт һәм күргәзмә оештырганнар.

Ярминкә кунаклары беренчеләрдән булып интеллектуаль әдәбият тәкъдим иткән Россия нәшриятлары һәм китап кибетләренең яңалыкларын бәяли алалар. Катнашучылар яңа китапларны арттырылмаган бәя буенча ала алачаклар.

Фестиваль лекцияләрендә китап нәшриятлары җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Алар 2019 елның мәдәни трендлары турында сөйләячәкләр.

Балалар өчен программа кысаларында үсеп килүче буын белән сирәк очрый торган хайваннар, үсемлекләр һәм кошлар турында сөйләшәчәкләр, мастер-классларда планетаның экологиясе һәм киләчәге проблемаларын кузгатачаклар.

Әлеге көнәр заманча мәдәният үзәге өчен дә үзенчәлекле – ул үзенең беренче юбилеен – биш еллыгын билгеләп үтә. 2013 елда ул үз эшен нәкъ менә әлеге китап фестивалендә башлап җибәрде. Чарада “Смена” командасы проектлары һәм 2019 елга планнары турында сөйләргә планлаштыра.

Фестиваль Казан Мэриясе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Живой город” заманча сәнгатькә булышлык итү фонды ярдәме белән оештырыла.

Чара 8 һәм 9 декабрьдә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, дип хәбәр итә “Смена” заманча мәдәният үзәге.

Барлык яңалыклар