Ябу 2 этапта планлаштырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 25-нче ноябрь). Казанда вакытлыча Лазарев урамындагы автомобиль юлы участогында хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Эшләр 2 этапта планлаштырылган. 1-нче декабрьдән 15-нче декабрьгә кадәр хәрәкәт Богатырев урамы юнәлешендә чикләнәчәк, ә 16-нчы декабрьдән 31-нче декабрьгә кадәр – Солнечный тыкрыгы ягына таба. Бу төзелә торган административ бинаны җылылык белән тәэмин итү эшләрен башкаруга бәйле.