Электр уты берничә сәгатькә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). 25-нче сентябрьдә Казанның дүрт районында электр утын вакытлыча сүндерәчәкләр.
Вахитов районында ут 7.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Большая Красная ур., 48, 54 адреслары буенча булмаячак.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр электр утын Мәскәү районында түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр:: Серов ур., 6 корп.2, 12а (87-нче номерлы мәктәп).
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Гарифҗанов ур., 38б, Хөсәен Мәүләтов ур., 34 (Казан медицина көллияте), Җиңү проспекты, 19б (94-нче номерлы балалар бакчасы), шулай ук Отар бистәсендә Идел буе һәм Придорожная урамнары буенча утны сүндерәчәкләр.
Совет районында электр уты вакытлыча 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Җиләкле, Знатная, Счастливая, Чирәмле, Әмәт урамнарындагы шәхси йортларда, шулай ук Привольный бистәсендә Айбагар, Айлы, Вересковая, Икмәкле, Каратау, Карачарово, Липецк, Ледяная, Ореховая, Пахотная, Уракчы, Усердная, Чәчәк урамнарындагы йортларда бетерәчәкләр. Моннан тыш, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ут Прибольничная урамы, 1 корп.1 (Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры) адресы буенча ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.