Электр уты берничә сәгатькә бетереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Иртәгә, 22-нче октябрьдә, Казанның Вахитов, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында электр утын вакытлыча сүндерәчәкләр.
8.00-дән 17.00-гә кадәр ут Вахитов районындагы Татарстан ур., 16 адресы буенча булмаячак.
Мәскәү районында электр утны шулай ук 8.00-дән 17.00-гә кадәр түбәндәге биналарда сүндерәчәкләр: Гудованцев ур., 15, 17, 19, Химиклар ур. , 1, 3, 5, 9, 11 («Юность» мәдәният йорты), 13, 13а (291-нче балалар бакчасы), 15, 17.
8.00-дән 18.00-гә кадәр Идел буе районы йортларында яшәүчеләр дә утсыз калачак: Гарифҗанов ур., 38а, 38в, Универсиада Авылы ур., 2-5, 12-20, Җиңү пр., 19, шулай ук Отар бистәсенең 2-нче Отар, 4-нче Отар, 5-нче Отар, 6-нчы Отар, Дорожная, Молдавия, Аркылы-Отар, Идел буе, Придорожная урамнары буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр.
Совет районында 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Колсәет бистәсенең «Дубок», «Рассвет», «Светлый плес», «Родник», «Восход-1» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге йортлар, шулай ук Станцион Дәрвишләр бистәсенең 1-нче Станция, 2-нче Станция, 3-нче Станция, 4-нче Станция, 5-нче Станция урамнары буенча урнашкан йортларда электр белән тәэмин итү туктатылачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.